Фәрхетдин бабайның гомере кыска булган. Ул 27 яшендә, 1900 нче елның 3 нче августында, төпчек улы Бәдретдиннең туганын да күрә алмыйча, шешек рәнҗүе илә вафат булган.

Бәдретдин 1905 нче елгы Экълимә белән гаилә корып, Бөек Ватан сугышы башланганчы, аларның дүрт балалары туып калган:
1) Гайнетдин 1925 нче елгы,
2) Мәхдүмә 1928 нче елгы,
3) Фазлетдин 11.02.1931 нче елгы,
4) Мәүләветдин 1938 нче елгы.

Артта сулда Экълимә әби, алда уңда оныгы Гайнетдин
Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.