Казак сүзе — төрки-татар тамырлы сүз, каз сүзеннүн, киек каз кебек азат, бәйсез дигәнне аңлаткан. Гусар, гусак сүзләренең тамыры да шул ук гусь — каз. Казаклар башта 25-әр ел хезмәт иткәннәр, 1834 нче еллардан 20 ел, 1856 нчы еллардан 15 ел патша хезмәтендә булганнар. Хезмәтләре өчен казаклар төрле льготалардан, өстенлекләрдән файдаланганнар, үзләренең җирләренә чын хуҗа булулары турындагы грамоталар алганнар.

1859 нчы елгы “Ревизия язмалары” нда Нариман отставкадагы казак дип күрсүтелгән. Шунда ук хатыны Хәбибә Сөбханкулова да теркәлгән. Хәбибә Нариман казакны көтеп алган, димәк.

Камалетдин Каһарманов 1825 нче елгы Сафия Габделвахитова белән тормыш корган. Майсафа (1847 нче елгы), Фәрхетдин (1854 нче елгы), Галләметдин (1856 нчы елгы) Камалетдин алар тармагын үстерүчеләр.

Каһарманның кыз балаларының алдагы язмышлары турында нәмәгълүм. Ә менә? Каһарман бабаның энесе Хәсән нәселе тормышында үзгәрешләр булган.

1816-1859 нчы еллар эчендә Хәсән Әхмәровның Сәхибҗәүһәрдән соң туган дүрт баласы теркәлгән: Хөсәен 1823 (1827?)нче елгы, Гөлҗиһан 1827 нче елгы, Хисаметдин 1829 нчы елгы һәм Җамалетдин 1833 нче елгы. Кызларының алдагы язмышлары билгесез. Җамалетдин 1820 нче елгы Гөлхиҗә? Гобәйдуллинага өйләнгән. Хөсәен Хәсәнов исә 1859 нчы елгы ревизиядә новокрещеный буларак язылган. Христиан динен кабул итәргә аны нәрсә этәргәндер, анысы безгә билгеле түгел. Кемдер рекрутлыктан азат булып торыр өчен, кемдер төрле җәзалардан (Себергә озатулардан) котылыр өчен чукынган. Новокрещеный Хөсәен Хәсәнов Николай Иванович Сазыкин булып, хатыны Анна Ивановна булып яши башлаганнар.

Хәзер инде Зәйнәпнең әтисе Фазлетдинны дөньяга биргән Каһарман улы Әхмәди тармагына якын килик. Турыдан-туры нәсел чылбыры болай: Касай — Әхмәр — Каһарман — Әхмәди — Шәйхетдин — Фәрхетдин — Бәдретдин — Фазлетдин — Зәйнәп.

Әхмәди Каһарманов 1813 нче елда Сарлы авылында дөньяга килгән. Хатыны — 1825 нче елгы Бәдриямал Ибраһимова. Бу гаиләдә туган ике бала безгә билгеле. 1839 нчы елгы Мөхәммәди Әхмәдиев һәм 1844 нче елда туган Шәйхетдин Әхмәдиев. Мөхәммәди язмышы безгә нәмәгълүм. Шәйхетдин баба турында берникадәр белешмә тупланган. Аның хатыны Мәэлүфә исемле булып, гаиләләрендә 1873 нче елның 20 сентябрендә Фәрхетдин бабай туган. Шулай ук 1881 нче елда туган Бибимәстүрә исемле кызлары безгә билгеле. Бибимәстүрә 1899 нчы елда Сарлы авылы башкорты Габдрәхим Ибраһим углына (1872 нче елгы) никахландырылган.

Фәрхетдин бабай якынча 1885-1886 нчы елларда Мөхәммәдшакир кызы Бибигарифәгә өйләнгән. Гаиләләрендә өч бала туган:
1) Шәмсетдин якынча 1886-1887 нче елгы, ул 1936 нчы еллар тирәсендә вафат булган,
2) Мифтахетдин 1898-1900 (1,5 яшьтә әпсе рәнҗүе илә вафат булган),
3) Бәдретдин 22.12.1900-1944 Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.