Гайнетдин Каһарманов 1852 нче елда 48 яшендә дөнья куйган. Аның улы Сираҗетдин 1836 нчы елгы Сәрвәркамал белән гаилә корган. Алар гаиләсендә Фәхрибанат (1854 нче елгы) һәм Әхмәтхаҗи (1857 нче елгы) туганлыгы теркәлгән.

Каһарман улы Нариман турында тәфсилләп языйк әле. Чөнки ул әз нәселенең горурлыгы булган. Нариман 1811 нче елгы, хатыны Хәбибә Сөбханкулова 1808 нче елгы. 1833 нче елда Газизә исемле кызлары туган. Шул елларда Нариман армиягә алынгандыр, чөнки аның башка балалары турында язылмаган. Нариман типтәр казаклары полкында хезмәт иткән.

Художник М. Борисов
Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.