1816 нчы елгы ревизиядә Хәсән Әхмәровның 2 хатыны күрсәтелгән.
1) Сәмига 1792 нче елгы,
2) Мулҗамал 1796 нчы елгы,
1815 нче елда Сәмигадан туган кызы Сәхибҗәүһәр дә теркәлгән.

Рәсәйдә 1834 нче елда узган 8 нче ревизия вакытында Сарлы авылы Оренбург губернасы Бөгелмә өязе эчендә, ә Әхмәр бабаның нәселен дәвам итүчеләр № 5 типтәрләр командасы исемлегендә. Сарлы типтәрләренең башлыгы — выборные Мәскәү Аккулов.

1859 нчы елның маендагы 10 нчы ревизия чорында исң Сарлы авылы Самара губернасы Бөгелмә өязе составында. Бу еллар аралыгында Әхмәр бабаның нәселе арткан һәм тагын бер әһәмиятле үзгүреш: аның нәселе “типтәрләрдән башкорт булып китүчеләр” исемлегендә. Димәк, 1834 -1859 нчы еллар аралыгында алар җирбиләүчеләр булып киткәннәр. Алар Самара губернасы Бөгелмә өязе Сарлы авылының 23 нче башкорт кантоны № 4 юртасы башкортлары исемлегендә.

Бу ревизияләрдән Каһарман бабаның дүртенче хатыны, 1794 нче елгы Латыйфа, булганлыгы, бер-бер артлы Әсхабҗамал, Гафия, Балхия исемле кызлары дөньяга килгәнлеге ачыклана. 3 яшендә вафат булган Гайнулланы да кертеп исәпләсәң, әлеге язмалар буенча, 4 хатыны һәм 13 баласы булган Каһарман Әхмәровның.

Хатыннары:
1) Салиха Юзкәева 1777 нче елгы,
2) Хәбибә 1771 нче елгы,
3) Хөсниямал 1794 нче елгы,
4) Латыйфа 1794 нче елгы,

Балалары:
1) Гайнулла 1794 -1797 (анасы Салиха),
2) Шәһреҗамал 1800 нче елгы,
3) Бәдигыльҗамал 1802 нче елгы,
4) Гайнетдин 1804-1852,
5) Хәбибҗамал 1808 нче елгы,
6) Нариман 1811 нче елгы,
7) Шәмсекамәр 1812 нче елгы,
8) Әхмәди 1813 нче елгы,
9) Камалетдин 1814 нче елгы,
10) Сәхибҗамал 1815 нче елгы,
11) Әсхабҗамал 1820 нче елгы,
12) Гафия 1824 нче елгы,
13) Балхия 1827 нче елгы.

Каһарман улы Гайнетдин 1804 нче елгы Фатыймага өйләнеп, нәселнең бер тармагын арттырган. 1859 нчы елга аның алты баласы билгеле:
1) Гайнанҗиһан 1826 нчы елгы,
2) Сираҗетдин 1832 нче елгы,
3) Хөсниҗиһан 1832 нче елгы,
4) Баһаутдин 1833 нче елгы,
5) Фәсхетдин 1835 нче елгы,
6) Гыйләҗетдин 1838 нче елгы.

Каһарман баба 1850 нче елгы ревизиягә кадәр вафат булган, чөнки 1859 нчы елгы язмаларда аның турында мәгълүмат юк.

Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.