Типтәрләр турында сүзне дәвам итеп, тагын бер тарихи вакыйганы атарга була. Сарлы авылына Алабуга төбәгенең Саралы дип аталган авылыннан күчеп килгән кешеләр төпләнгән. Алабуга Саралысы бүгенге көндә Бехтерево дип йөртелә. Бу урында Гөлзадә Әхтәмованың “Минем Алабугам” хезмәтеннән. Алабуга Саралысы хакында өзек китерәбез:

“Алабуга бәете Алабуга ак шәһәр, тарихы озак яшәр,
Дошманга, яуга бирелмәс, юлына каршы төшәр.
Алабуга урыс кулына Сәүгән ханнан калгандыр,
Сәүгән ханның маҗарасы тарихта язылгандыр.
Атлар җиктем яратып, Саралыга каратып.
Саралы, Сәйтәк чукынган, кәфер уты таратып.
Алабуга олылары Туйгуҗа бел?н Акхуҗа
Сөрлектеләр илендән.
Саралы белән Сәетәкбәк чыктылар ислам диненнән.”

Бу бәеттә халкыбызның ачы язмышы ята. Туйгуҗа белән Акхуҗа олыларның илләреннән куылулары, Саралы, Сәйтәк авылларының читкә китүдән, үтерелүдән куркып, чукынырга риза булулары турында сөйләнә.

“Алабуга ак шәһәр, тарихы озак яшәр” дигән өмет тә әйтелә.

3) Касай улы Әхмәрнең 2 хатыны теркәлгән. Гайшә Мосалимова (1752-1784) һәм Разыя Мирсәетова, 1754 нче елгы. Соңгысы Бәләбәй округы Чәкән авылыннан алынган типтәр кызы, диелгән. Әхмәр бабаның 5 улы күрсәтелгән:
1)Гобәйдулла 1766 нчы елгы,
2)Каһарман 1776 нчы елгы,
3)Рамазан 1781 нче елгы,
4) Нәүширван 1784 нче елгы,
5) Хәсән 1787 нче елгы.

Шунда ук Каһарман Әхмәр улының 1 нче хатыны язылган. Ул Бөгелмә округы Каразирек авылыннан, 1777 нче елгы татар кызы Салиха Юзкәева. Салиха белән Каһарманның 1794 нче елда туган уллары Гайнулла теркәлгән.

Рәсәй хөкүмәтенең 1811 нче һәм 1816 нчы елгы ревизияләре чорында Сарлы авылы Оренбург губернасы Бөгелмә өязе составында күрсәтелгән. Ә Әхмәр баба гаиләсе старшина Габделнәфигъ Габдрәхимовның № 5 нче типтәрләр командасы исемлегендә. Бу еллар эчендә гаилә тарихында булган үзгәрешләр күренә. Каһарман Әхмәровның абыйсы Гобәйдулла 1802 нче елда, энеләре Нәүширван 1811 нче, Рамазан 1814 нче елларда, улы Гайнулла 1797 нче елда вафатлар. 1816 нчы елгы “Ревизия язмалары”нда Салиха Юзкәева турында мәгълүмат юк. Бәлки ул вафат булгандыр, я булмаса талак кылынгандыр.

Каһарман Әхмәровның тагын 2 хатыны барлыгы күренә: Хәбибә 1771 нче елгы, Хөсниямал 1794 нче елгы.

Бу елга Каһарман бабаның 4 улы һәм 5 кызы теркәлгән: Әхмәди, Гайнетдин, Нариман, Камалетдин, Шәһреҗамал, Бәдигыльҗамал, Хәбибҗамал, Шәмсекамәр, Сәхибҗамал.

Каһарманнан кала, аның энесе Хәсән Әхмәр баба нәселен дәвам иткән.

Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.