Бөгелмә өязендә этник башкортлар түгел, ә җирләргә хуҗа булган башкорт катлавы яшәгән. 16 нчы гасыр урталарыннан “Башкирия” дип, Казан ханлыгы алынганнан соң рус армиясе барып җитмәгән, җирләр саналган. Ул җирләрдә Рәсәй хөкүмәтенеә йогынтысы зур булмаганлыктан, “буш” яткан урман-кырлар да күплектән, Казан тирәсеннән бу якларга күченеп килүчеләр күп булган. Күченүчеләр көчләп чукындырудан һәм чукынмаучыларга салынган зур салымнардан качканнар. Үзләренең тормышларын яхшыртуга өметләнгәннәр. Әнә шул Казан ханлыгы җирләреннән “Башкириягә” күчеп килүчеләрне тарихчы Гайнетдин Әхмәров “типтәрләр” дип атый. Башкортлар, аларның исемлеген аерым дәфтәрләргә язып, җир өчен түләгән салымнарын теркәп барганнар. “Типтәр” сүзе дә фарсыча “дәфтәрдән» барлыкка килгән, диләр тарихчылар. Типтәрләр башкортларның асаба (вотчина) җирләрендә генә түгел, алардан сатып алган үз җирләрендә дә яшәгәннәр. Шул рәвешле алар “яңа башкортлар” катлавына күчеп, тулы хокуклы җирбиләүчеләргә әверелгәннәр. Зәйнәпнң бабалары да 1850 нче еллардан башкортлар дип атала башлаганнар, ягъни җир хуҗаларына “башкортлар”га әверелгәннәр.

Галим М. Әхмәтҗанов Сарлы авылындагы зираттан 1783 нче елга караган кабер ташын табып өйрәнгән. Ул Аетмәмәт бин Ишмәмәт бин Атнагул дигән бабаның ташы булып чыккан. Без алда әйтелгән 1795 нче елгы ревизия мәгълүматларыннан чыгып, әлеге Аетмәмәт баба Сарлыга күенеп килгән типтәрләрнең юлбашчысы булган, дип әйтәбез. Ул исемлектә беренче тора. (Әхмәр баба исемлектә № 3). Әлбәттә инде, иң якын кешеләре, туганнары белән күченгәндер ул Сарлыга. Кабер ташы 1783 нче елга караган дигән идек. Аетмәмәт баба аны үз вафатына кадәр әзерләгән булып чыга, чөнки 1795 нче елгы ревизиядә аның 1788 нче елда дөньядан үткәне күрсәтелгән.

Сарлы зиратында Аетмәмәт Ишмәмәт углы ташы. (М. Әхмәтҗанов фотосы)
Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.