Моны яздым ядкарь булсын өчен
Укыганнар бер дога кылсын өчен…

Менә шул Иске Сарлы авылы кешеләре булган Зәйнәпнең әтисе Фазлетдин яклап ерак бабалары. Безнең көннәргә кадәр сакланган тарихи документларда Сарлы авылы беренче тапкыр 1764 нче елда телгә алына. 1795 нче елгы “Ревизия язмалары”нда (безнеңчә әйткәндә, халык санын алу) исә Зәйнәпнең әтисе ягыннан нәсел башы булган ерак бабасының исеме теркәлгән. Шулай ук аның гаиләсе турында бик кызыклы мәгълүматлар сакланган:
1) Сарлы авылы 1795 нче елда Уфа наместниклыгы Бөгелмә округына кергән.
2) Төп баба Әхмәр Касаев типтәр таифәсеннән. Касаев фамилиясе әтисенең исеменнән “Касай”дан ясалган. “Касай”-Касыйм исеменең диалекталь варианты, яисә русчага якынайтып әйтелгән төрдәше.

Әхмәр баба 1732 нче елда туып, 1790 нчы елда дөньядан үткән. Типтәр булуы, аның нәселенең Сарлыга каяндыр күчеп килүе турында белдерә.

Сарлы авылы типтәрләре үз башлыклары итеп (аларча әйткәндә, выборный итеп) авылдашлары Ибра?им Аетмәмәтовны сайлап куйганнары күренә. (Аетмәмәт турында сүз алдарак та булыр әле). Ә гомумән алганда, Сарлы типтәрләре, шул исәптән Әхмәр Касаев гаиләсе дә, старшина Зәбир Зөбәеровның № 5 нче типтәрләр командасы составына кергән. Бу урында типтрләр турында тулырак итеп сөйлик әле.

Борын-борын заманнарда Сарлы авылы Юрми волосте башкортлары авылы булып саналган. Шул башкортлар, ягъни авыл хуҗалары белән килешү төзеп, бу җирләргә типтәрләр күчеп килгәннәр. Килешү асылы болайрак: Һәр хуҗалыктан елына 10 тиен түләү бәрабәренә башкортлар типтәрләргә үз авылларында мәңгелеккә яшәп калырга рөхсәт биргәннәр. 1840 нчы елгы тарихи документта болай диелгән: “Сарлы авылында типтәрләр килешү буенча 50 еллардан артык гомер кичерәләр”. Бу санны авыл кешеләре якынча гына итеп, хәтерләрендә сакланган вакыйгалар буенча гына әйтеп биргәннәрдер. Чөнки типтәрләр 1783 нче елларда ук бу авылда теркәлгәннәр.

Ә Сарлы башкортлары кемнәр соң? “Башкорт” сүзе, тарихчылар фикеренчә, 2 төрле мәгънәгә ия булган. Беренчесе, башкорт милләтеннән булган кешеләр, этник башкортлар.

Икенчесе, “Башкирия” җирләрендә яшәгән, шәхси милекләрендә җирләре булган халык. Ә Казан галиме Д.М. Исхаков, мәсәлән, Самара губернасының төньяк-көнчыгыш җирләрендә яшәгән “башкорт”ларны төркиләшкән угорлар һәм таркалган Алтын Урдадан калган зур-зур ыруг төркемнәре дип атый.

Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.