Мәрҗәнәнең хезмәт юлының күп өлеше пешекчелектә узган. Сарлыда аны “Кырда кошевар, мәктәптә аш-су пешерүче һәм хуҗалыклардан сөт җыючы” дип искә алалар. Бу күркәм әни кешенең гомер юлы, чын хатын-кызларныкыча, аш-су, ризык белән бәйле булган.

Уңда Фәрхетдинова Мәрҗәнә

Ә безнең Зәйнәбебез Үзбәкстаннан кайткач, укуын Сарлы мәктәбендә дәвам иткән. Мәктәпне тәмамлагач, “врач булам” диеп, Казанга чыгып киткән. Ләкин ниндидер көчләр аны Олуг максатына юнәлткән. Ул Җырчы. Аның җан ише дә Җырчы. Алар Җирнең төрле почмакларында Татар җыры яңгыраталар. Шәҗәрәдә алар тармагында өзеклек юк. Булат белән Фоат Касай нәселен дәвам итәләр. Җирдә иң зур бәхет шушы түгел мени?!

Әсгать, Миләүшә Закировлар.
Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.