Фәрхетдинов Бәдретдин Бөек Ватан сугышына алынган. 1944 нче елның маенда һәлак булган. Сарлы авылының 1946-1947 нче елгы хуҗалык китапларында Фәрхетдинова Экълимә гаиләсе, хуҗалыгы турында мәгълүматлар сакланган. Хуҗалык 20 дисәтинә җирдә урнашкан. Аның 0,5-ен өй, 0,5-ен каралты-кура, 19 дисәтинәсен яшелчә бакчасы биләгән. Бер сыер, бер бозау, бер яшь үгез һәм сарыклар теркәлгән. Экълимә үзе “Марс” колхозы колхозчысы, 1947 нче елның 1 нче гыйнварыннан гаиләсе белән “Марат” колхозына күчкән, дип язылган. Гомумән, Бәдретдин гаиләсе 1931 нче елдан колхозда.

Гайнетдиннң эш урыны турында “служащий заготзерно”, диелгән. Мәхдүмә Чиләбедә, Фазлетдин ФЗО да, Мәүләветдин икенче класс укучысы.

1946 нчы елгы хуҗалык китабында Экълимә әби иске татарча (ягъни, гарәп хәрефләре белән) үз исемен язып имзасын куйган. 1947 нче елдагысында Бәдретдинова дип кириллица хәрефләре белән язып кул куйган.

Бәдретдинның өлкән улы Гайнетдин дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул авылына җиңүчеләр сафында әйләнеп кайткан. Тик 1946 нчы елда аның гомере фаҗигале төстә өзелгән. Ютазыга икмәк илткәндә машинасы белән һәлакәткә дучар булган.

Мәхдүмә Бәдретдин кызы Баулыда гомер иткән.

Фәрхетдинов Гайнетдин Фәрхетдинова Мәхдүмә
Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.