Китәрбез, калырсыз сез дә бер көн
Булырбыз килмәгәндәй монда бер көн…

Бу шәҗәрә сөекле җырчыбыз Зәйнәп Фазлетдин кызы Фәрхетдинованыкы. Аны 2012 нче елның августына, Зәйнәпнең гомер бәйрәменә өлгертергә тырыштык.

Тормыш иптәше, шулай ук күренекле тавыш иясе Зөфәр Билалов белән бергәләшеп каршылыйлар алар бу бәйрәмне. Уллары Булат белән Фоат әлеге тантанага ямь, шатлык өстәүче дәвамчылары.

Үзләренең тавышлары белән татар җырларын, татар моңнарын халыкка җиткерүче артистларыбыз Зәйнәп белән Зөфәр гаиләсе — кабатланмас гаилә.

Композитор Фасил Әхмәтов әйтүенчә, татар җыры олы бер миссияне — халкыбызны берләштерү, милләтебезне бер рух, бер уй, бер моң, бер хыял белән яшәтү миссиясен үти.

Зәйнәп белән Зөфәр дә үз җырлары белән җаннарыбызны сафландыралар, өметләрне ныгыталар, рухи көчебезне баеталар.

“Җыр кешеләрнең фикерен кузгата, хәрәкәткә китерә, бөтен гомерен бер минутта күңеленнән кичерттерә, күзләреннән яшьләр түктерә, йоклаганнарны уята, йокысызлык белән газапланучыларны йоклата, итагатьләндерә, бишектә елап яткан балалар күркәм тавышка тынычлана”. Ә үзендә тарих, шигърият, көй, моңны берләштерүе белән җыр зур әһәмияткә ия. Зәйнәп белән Зөфәрнең бу җиргә нинди Олуг максат белән килүе шуннан күренә дә инде. Каян килгән икән шундый моңаем тавыш Зәйнәпкә, ханбикәләрдәй төс-бит, буй-сын? Бу сорауга без җавап таптык та кебек. Тамырлардан. Хәзер тәртип белән генә сезгә дә бу турыда бәян итәрбез.

Дөньяга беренче аваз салган урыны Үзбәкстанда булса да, Зәйнәпнең безгә билгеле булган иң ерак бабалары хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районы Сарлы авылында мәкам тотканнар. 1919 нчы елда Сарлыдан тагын бер авыл — Яңа Сарлы аерылып чыккач, Иске Сарлы дип аталып калган Ык буендагы ул авыл.

Яндекс.Метрика Бугульма Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Использование информации возможно только с письменного согласия редакции.